Якташларыбыз иҗаты

Бүген үзәк китапханә Түбән Кама шәһәреннән кунаклар кабул итте.
Фәймә апа Сабит һәм аның улы Артур Сабитов - безнең якташлар. Фәймә апа Исәнбай авылы кызы. Ул Түбән Кама шәһәрендә 45 ел сәнгать өлкәсендә эшләгән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре". Улы Артур да әнисе кебек мәдәният хезмәткәре - югары белемле хореограф.
Якташларыбыз безнең китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Фәймә Сабит 2024 елда "Болгар кызы Айсолтан" исемле китап язып, бастыра. Китапта автор үзенең иҗади тормышын тасвирлый. Укучылар өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле. Фәймә апа "Болгар кызы Айсолтан" исемле фольклор ансамблен төзүче һәм аның җитәкчесе дә була.
Артур Сабитовның "Учимся танцевать" исемле методик ярдәмлеге быел басылып чыккан.
Якташларыбызга бүләкләре өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исәнлек - саулык, иҗади уңышлар телибез.