Яңа китап - яңа дус.

Яңа китап - яңа дус.
Үзәк китапханәгә яңа китаплар белән танышырга чакырабыз. Әлеге җыентыклар яшь шагыйрьләрнең тәүге китаплары. Татарстан китап нәшриятында 2024 елда басылып чыккан.
Алисә Зарипованың "Синле кыш" тәүге китабында аның үзенчәлекле лирик шигырьләре һәм А. Пушкин, С. Есенин, Н. Харлампьевалар иҗатынннан тәрҗемә үрнәкләре урын алган.
Алмаз Әхмәтгалиевның "Күзләрдә - төрле язмыш" исемле беренче китабына аны укучылар арасында таныткан лирик - фәлсәфи шигырьләре туплап бирелгән.
Гөлназ Нуриеваның "Бу - минем җиһаным" исемле шигырьләр җыентыгында лирик - фәлсәфи шигырьләр бирелгән.
Шигърият яратучы укучылар өчен әлеге китаплар бик кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Китапханәгә рәхим итегез!