"Яңа китап - яңа дус"

"Яңа китап - яңа дус" рубрикасын дәвам итеп, Үзәк китапханәгә кайткан яңа китап белән таныштыруны дәвам итәбез.
Китап укучылар игътибарына Равилә Шәйдуллина - Муратның "Тау башында бүре бар" исемле яңа романын тәкъдим итәбез. Китап "Татарстан китап нәшриятында" 2024 елда басылып чыккан. Каты тышлы, укырга уңайлы, матур.
Әсәр язучының үз нәселе тарихын, шәхси тормыш юлын тасвирлап язылган. Романда төп герой Асиянең четерекле язмышы сурәтләнгән. Мавыктыргыч сюжетлы булуы белән укучыларны җәлеп итә.
Яңа китап белән танышырга китапханәгә рәхим итегез!
Равилә Шамил кызы – киңкырлы шәхес: югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Аның “Ялантауга ай кунган”, “Үксезләр”, “Карт шомырт хәтирәсе” һ.б. повесть, романнарын укучы яратып кабул итте. Равилә Шәйдуллина-Моратның шигырь китаплары да үз укучысын таптылар