"Яңа китап - яңа дус"

"Яңа китап - яңа дус" рубрикасын дәвам итәбез. Китап укучы дуслар өчен якташ шагыйрә Әлфирә апа Низамованың яңа басылып чыккан "Бер уч яктылык" китабын укырга тәкъдим итәбез. Китапта авторның соңгы елларда язылган шигырьләре бирелә.
Низамова Әлфирә Абзал кызы - Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итә. Биш китап авторы. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, Риза Шәфи һәи Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Җыентыктан Әлфирә апаның "Шигырь генә димә" шигырен тәкъдим итәбез.
Бер шигырьгә дөнья сыя сыман,
Анда кояш, йолдыз, айлар да...
Шигырь бит ул - хисләр өермәсе,
Алып китә әллә кайларга.
Шигырь бит ул тәүге күкрәү кебек,
Сискәндерә кинәт, уята...
Диңгез өстендәге дулкыннардай
Җанга бәрә, кайчак елата.
Йөрәк язган гомер китабыдыр -
Күңел көндәлеге, язмыш ул,
Сөю, көю, шатлык, сөенечләр,
Ут, хыянәт, югалту, сагыш ул...
Шигырь генә димә, күрә белсәң,
Бар аның да уты, күмере.
Учларыма салып укыган бер
Шигырьләрнең роман кебеген.
Әйе..
Дүртьюллыкка сыеп бетә кайчак
Адәм баласының гомере...
#Агрыз
#АгрызскаяЦБС
#Центральнаябиблиотека
#ӘлфирәНизамова