"Яшьлегеңдә чәчәк аткан сиреньнәр". Әдәби очрашу

7 нче гыйнвар районыбызның мөхтәрәм кешесе, шагыйрә, мөгаллимә Әнисә Касыйм кызы Кәримованың тууына 90 ел. Шул уңайдан үзәк китапханәдә Әнисә апабызны искә алдык. "Яшьлегеңдә чәчәк аткан сиреньнәр" исемле әдәби очрашуда "Күңелем чишмәләре" әдәби иҗат - берләшмәсе әгъзалары аның турында якты истәлекләр белән бүлештеләр, матур шигырьләрен сөйләделәр.
Әнисә апа Кәримова – Галиева 1936 елның 17 гыйнварында Әгерҗе районы Салагыш авылында Тукайны яттан белүчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Шигърияткә мәхәббәт тә шуннан башлангандыр, күрәсең. Әтисенең хезмәте белән бәйле рәвештә гаилә Актаныш районының Пучы авылына күченә. Әнисә Кәримованың балачагы шушы матур төбәктә уза. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, гаиләләре белән янәдән Салагышка кайталар. Ул чор балалары күргән барлык авырлыкларның һәммәсен дә кичерергә туры килә яшь кызга. Читтән күчеп кайткач кеше өстендә яшәү, өй салу өчен мүк чыгару, кирпеч сугу һәм башкалар, һәм башкалар. 
Салагыш, Казан, Иж-Бубый мәктәпләре, Алабуга дәүләт педагогия институты...- мөгаллимә ханымны белем үренә алып менгән баскычлар. Татар һәм рус телләре, әдәбиятлары белгечлеге алган яшь кызны Мамадыш районы Урта Кирмән авылына эшкә җибәрәләр.
Әнисә Кәримова Әгерҗе районына кабат әйләнеп кайткач, аны Сарсак-Омга мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгелиләр. Үзенә таләпчән мөгаллимә белемен күтәрү өчен Мәскәүдәге 3 еллык чит телләр өйрәнү курсларында читтән торып укый. Аннан соң ул шул ук мәктәптә дистәгә якын еллар руслашкан татар балаларына туган телебезне өйрәтә, шигърият аша телебезнең матурлыгын күрергә юнәлтә, шигырь язу серләрен ачып, түгәрәкләрдә укучыларның шигъри хисләрен уята. Соңгы елларда Тирсә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Әнисә апаның шигырьләре, мәкаләләләре “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш”, Алабугада чыга торган “Алнур” газеталарында басыла. "Юбилеең белән, Әгерҗем!”, “Үз моңым бар җирдә”, “Күңел чишмәләре” исемле җыентыкларда аның күп кенә шигырьләре урын алган. 1998 елда аның “Яшьлегем сиреньнәре” дип аталган гаҗәеп матур эчтәлекле, тормышчан шигырьләре кергән китабы басылып чыга. Кызганычка каршы, сөенеп иҗат итеп яшәп яткан чакта Әнисә апабызны каты авыру аяктан ега. Көчле рухлы, тормышны яратучы, үтә тыйнак, ягымлы Әнисә апа Кәримова 66 яшендә безнең арадан китеп бара. Соңгы көннәрен балалары янында кичергән Алабуга шәһәрендә җирләнә. Без аны онытмыйбыз, һәрвакыт ихтирам белән искә алабыз.