Язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу

"Китапларда - язмышлар" Айгөл Әхмәтгалиева белән әдәби очрашу.
Бүген Әгерҗе шәһәренең Үзәк китапханәсендә язучы, драматург, журналист, С. Сөләйманова, И. Юзеев, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән җанга җылы әдәби очрашу булды. Аның иҗатын үз итүче, китапларын яратучы укучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре аның үзе белән аралашуны, әңгәмәне бик яратып, җылы кабул иттеләр. Айгөл ханым яңа басылып чыккан "Капка" һәм "Бик" китаплары белән таныштырды. Аның иҗаты турында "Китапларда - язмышлар" исемле китап күргәзмәсе белән дә катнашучылар кызыксынып таныштылар. Кичәдә Айгөлгә китап сөюче дуслар кызыксындырган сораулар бирделәр, матур теләкләрен, рәхмәтләрен әйттеләр.
Китапханә һәм барлык райондашларыбыз исеменнән Айгөл Әхмәтгалиевага очрашуга килгән, үзенең күңелендәге җылылыкны безгә дә күчергән өчен китапханә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова, районыбыз язучылары олы рәхмәт сүзләре, изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашудан һәр кеше үзенә рухи азык алып бик шат калды.
Р.S Айгөл Әхмәтгалиеваның "Кичке таң", "Капка", "Бик" китаплары Үзәк китапханәдә сатуда бар. Кемнәр әле укырга өлгермәде, рәхим итегез!