Язучы, тәрҗемәче Хәсән Сарьянның тууына 95 ел.

1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче хикәяләр җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагы ике җыентыгы дөнья күрә. Сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче хикәяләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле* әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңа яклары белән ачыла. Совет кешеләренең яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен куеп, аларны тормышчан геройларының язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1965), «Бер ананың биш улы» (1976) һәм «Җәза» (китапта чыккан икенче исеме — «Егет язмышы», 1978) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян җитмешенче еллар татар совет прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.
Хәсән Сарьян — тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары һәм, гомумән, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал...» (1977) исемле җыентыгында урын алган.
Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә рус һәм башка телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чынгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.
Хәсән Сарьян, әдип буларак тәмам өлгереп, күпкырлы таланты ачылып җиткәндә генә, 1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат булды.
Ул 1967 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)