Каюм Насыйри

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр төсле. Бүген аның 200 еллык юбилее. 
  Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Олы Шырдан авылында мулла гаиләсендә туа. «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала. Казан дәүләт университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. 1871елда Казанда үз мәктәбен оештыра. 1879 елдан, нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала.
К.Насыйриның әдәби һәм гыйльми мирасы хакында кыскача: ул үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 — барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула, күләме 350 басма табактан арта. Шуның өстенә Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга. 1886 елны «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә. Насыйриның хезмәтләре турында 1880–1913 еллар арасында рус матбугатында профессорлардан Григорьев, Смирнов, Соловьев, Готвальд һ.б. язган өч дистәгә якын мәкалә басылып чыга.
К.Насыйри 1902 елның 20 августында вафат була. Казандагы Яңа бистә зиратында җирләнә. Каюм Насыйри татар халкын төрле гыйлем нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше була. Аның үзе исән чакта татарча hәм русча төрле зурлыктагы 40 китабы дөнья күрә.
 Аның татар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре:
"Кырык вәзир кыйссасы" —1868—1910 еллардасигез мәртәбә басыла;
"Кырык бакча" (1880);
"Әбүгалисина кыйссасы" —1881—1908 елларда сигез мәртәбә басыла;
"Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият" — : кеше акылы, фән, этика, тел мәсьәләләре, фольклор, әдәбият, музыка кебек темаларга багышлана, 40 бүлектән тора, 1884—1905 елларда җиде мәртәбә басыла;
"Әфсанаи Гөлрөх вә Камәрҗан" романы(1896).
   Балалар әдәбияты
"Сборник статей о предметах видимой природы, изложенных на чисто татарском разговорном языке" (1867);
"Буш вакыт" (1860,1906—1909) — татарча табигать күренешләре турында, биш җөзьщә булып чыга;
"Әхлак рисаләсе" (1881—1913),
"Кабуснамә тәрҗемәсе" (1882,1898);
"Тәрбия китабы" (1891,1898),
"Мохтәсар тәварих әнбия..." (1884,1889);
"Гакаид рисаләсе".
Тәрҗемәчелек
Иван Крылов мәсәлләрен.
1865 елда Казанда нәшер ителгән төрек язучысы Зыяддин Сәед Яхъяның Әбугалисина турындагы "Кәнҗинәи хикмәт" ("Хикмәт хәзинәсе") исемле әсәрен ("Әбугалисина кыйссасы",1872).
XVIII гасырда яшәгән төрек әдибе Гали Газизнең "Хыяллар" исемле әсәрен ("Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан" романы, 1896).
XIII гасырда яшәгән фарсы әдибе Сәгъди әсәрләрен.
"Тәрбия китабы"ндагы күп кенә гыйбрәтле хикщятлщр Сәгъдинең "Гөлестан" җыентыгыннан алынган була.
"әгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр төсле. Бүген аның 200 еллык юбилее. 

"Кабуснамә".
"Кабуснамә" 1082 елда Кейкавус исемле күренекле кеше тарафыннан улына үгет — нәсыйхәт рәвешендә фарсы телендә иҗат ителә, һәм тиз арада Шәрекъ дөньясын яулый, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. К. Насыйри әсәренең төрекчә версиясен татарчага тәрҗемә итә.
"Кырык вәзир кыйссасы".
Әсәр госманлы теленә тәрҗемә ителә "Мең дә бер кичә"гә барып тоташа.
#Агрыз
#АгрызскаяЦБС
#Центральнаябиблиотека
#КаюмНасыйри".