«Милләтебезнең асыл ташы»

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.
Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел уңаеннан «Милләтебезнең асыл ташы» исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Биредә аның хезмәтләре, аның турында истәлекләр, язмалар урын алган. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Нәкый Исәнбәт (чын исеме Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнварында Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла һәм Таибә абыстай гаиләсендә туа. 1910 елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Нәкый Исәнбәт туган якларындагы Атау, Тастүбә, Үрге Кыйгы мәктәпләрендә татар телен укыта (1917 елның көзеннән, 1920 елның җәенә кадәр), халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»). 1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый.
Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастыра. 1930 елның февралендә Казанга күченгән Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның «Җидегән» дигән оешмада торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Бу вакыйгалардан соң Исәнбәт ун ел буе матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши. Ишле гаиләне туйдыру өчен «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, Әтнә ягында китеп эшли. Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, А. С. Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Туган әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелә. Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.
Нәкый Исәнбәт 1992 елның 12 сентябрендә Казанда вафат була.